Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мөрәле укучысы республика беренчелегенең бронза медале иясе булды

22-24 гыйнварда Казандагы "Хезмәт резервлары" стадионында мәктәп укучылары арасында тимераякта шуу буенча Татарстан беренчелегенә ярыш узды. Әлеге ярышта Кайбыч тимераякчылары югары класс күрсәтте!

Ә Мөрәле мәктәбе укучысы Алмаз Тимершин республика буенча өченче урынны яулады! Ярышта, югыйсә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәп­лә­рендә спортның бу төре белән махсус шөгыльләнүчеләр генә катнашты.

Кайбыч бадминтончыларының җиңү арты җиңү яулавы, республикага танылулары турында без газета укучыларыбызны даими таныштырып килдек. Хәзер моңа кадәр бе­рәү дә җитди шөгыльлән­мәгән спорт төрләре буенча ирешкән беренче уңышларыбыз турында сөйләргә вакыт җитте.

Кышка кергәндә спортның безнең өчен әле ят булган тимераякта шуу төрен үстерү кирәк, дигән карарга килгән идек. Мөрәле төп мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин моңа чынлап торып тотынгач, күпләр шикләнебрәк тә карады. Янәсе, кая инде безгә тимераякта шуу буенча ярышларда катнашу.

Каток та, Боз сарае да юк, махсус киемнәр, тренерлар турында әйтә­се дә түгел. Әмма тормыш сайлаган юлыбызның дөрес булуын бер ай эчендә исбатлады. Тимераякта ча­бу буенча Казанда узган ярышка Фрат Җиһаншин Мөрәледәге дүрт укучысы белән тәҗ­рибәлерәк хезмәттәшләреннән өйрәнү, укучыларына тимераякта оста шуу­ның нечкәлекләрен күрсәтү максатында барды. Призлы урыннар турында бөтенләй сүз бар­мый, барысы да килә­чәк өчен эшләнә. Безнең команданы оештыручылар гаҗәпләнеп каршы алды, мондый зур ярышларда гадәттә авыл районнары катнашмый, дип тә әйтеп куйдылар. Әмма ярышлар башлангач, хө­кемдарларның гаҗәпләнүе җиңелчә соклануга алышынды. Чөнки Кайбыч спортчылары еллар буе спортның бу төре бе­лән тәҗрибәле белгечләр кул астында шөгыльлән­гән, төрле дәрәҗәдәге турнирларда республиканы күр­сәткән яшьтәшләре янәшәсендә лаеклы күре­нә бит. Аеруча унике яшьлек Алмаз Тимершинның һәр старт саен ышанычы ар­та гына барды. Башта ул 100 метр арага йөгерде, анда алтынчы вакытны күрсәтте, ә 300 метрда бишенче урынны ал­ды. Ике старт суммасы буенча да Алмаз бишенче урында иде. Өченче көн­не көрәш 100 метр арадан башланды һәм Алмаз бу юлы җиденче күр­сәткеч белән финишка килде. Ләкин, 300 метрга йөгергәндә аның күрсәт­кече өченче булып чыкты һәм ул Кайбыч районы тарихында беренче тапкыр Республика беренчелегенең бронза медале иясе булды! Ярышларның ике көне нәтиҗәләре суммасы буенча да ул өченче күрсәткечкә иреште һәм күп төр ярышлар буенча тагын бер бронза медальгә лаек булды.

Укучылар арасында милли көрәш, өстәл теннисы һәм спортның башка төрләре буенча җи­ңүчеләр күп.

- Хәзерге вакытта Мөрә­ле мәктәбендә 33 укучы белем ала. Барысы да диярлек балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктә­бе аша оештырылган спорт түгәрәкләренә йөри. Фрат Җиһаншин бөтен буш вакытын шул түгәрәкләргә багышлый. Бадминтон, тимераякта йөгерү төрлә­ре буенча уңышларыбыз булуга шатланабыз. Мәк­тәп­тә хоккей мәйданы булмагач, ул укучыларны үз машинасында ае буе Федоровскоега тимераякта шөгыль­ләнергә йөрт­те. Нәтиҗәсен үзегез кү­рә­сез. Бу ярышта катнашкан Алмаз Тимершин, Булат Сибгатов, Илнур Сәйфетдинов, Гөлназ Минһаҗева укуда да, спортта да сынатмый, - диде мәктәп директоры Лилия Минһаҗева.

Мөрәле мәктәбенең барлык укучыларын һәм спорт­ның тимераяк тө­рен яратучыларны әлеге уңыш бе­лән чын күңелдән котлыйм һәм аларга яңа җиңүләр телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрә¬ле укучысы республика беренчелегенең бронза медале иясе булды

2
X