Мәйданда сынала батыр егетләр көче
Сабан туеның йөзек кашы булган милли көрәш үтәчәк келәм янына көч сынашырга теләгән малайлар, ир- егетләр җыелышып, исемлеккә языла башлады. Милли көрәш буенча баш хөкемдар Юрий Михайлов аларны үлчәү категорияләре буенча теркәп барды.
Традиция буенча бәйгене 36 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгындагы яшь көрәшчеләр башлап җибәрде. "Олимп" спорт комплексында шөгыльләнеп, беренче күнекмәләр алган Олы Кайбыч малае Рәдиф Зиннәтҗанов, көндәшләрен бер-бер артлы бирелдереп, җиңүгә иреште. Кошманнан Шәфкать Фәйзуллин икенче урынны яулады. Өченче урын Кече Кайбычтан Айнур Абдуллинга бирелде.
46 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында унга якын көрәшче үзара көч сынашты. Шулай да Олы Кайбычтан Азамат Михайлов иң көчлесе булып чыкты. Икенче-өченче урыннарны Кече Мәме авылы малайлары Дмитрий Майданов белән Владислав Филиппов бүлеште.
55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында "Олимп" спорт комплексында шөгыльләнүче Марсель Сәйфуллинга тиңнәр булмады. Ул, матур көрәш алымнары күрсәтеп, көндәшләрен сыртларына сала барды. Икенче урынны Мәлки көрәшчеләр мәктәбендә шөгыльләнүче Константин Лутцев яулады. Кече Мәмедән Денис Старшов өченче урынны алды.
Үлчәү авырлыгы арткан саен келәмдә көрәш тә кыза барды. 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәме авылыннан Станислав Токсаровка җиңү бәхете елмайды. Мәлкидән Антон Галкин икенче, Олы Кайбычтан Булат Шакиров өченче урынга чыкты.
Укучылар арасында 65 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Олы Кайбычтан Наил Гарәфетдинов үзен иң көчле көрәшче буларак танытты. Икенче урынга Кече Кайбычтан Ильмир Гашыйгуллин чыкты. Өченче урынны Мәлкидән Павел Горшков алды.
Укучылар арасында абсолют батыр исеменә көрәш Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин һәм Кече Мәмедән Станислав Токсаров арасында барды. Станислав Марсельдән ике яшькә олырак та. Бераз гына өстенлек белән Станислав җиңүгә иреште һәм Сабан туеның символик бүләге тәкәгә, район башлыгының дипломына, кубокка ия булды.
Ир-егетләр арасында да көрәш кискен барды. 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән танылган көрәшчеләр гаиләсенең бер вәкиле Валерий Фомин җиңүгә иреште. Икенче урынны шулай ук районда танылган көрәшчеләрнең берсе Артур Козлов яулады. Өченче урынга Иске Тәрбиттән Дмитрий Петухов чыкты.
75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Фоминнарның тагын берсе - Александр җиңүче булды. Шул ук авылдан Андрей Козин икенче урынны алды. Өченче урын Мәлкидән Алексей Горшковка бирелде.
85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Яшел Үзән шәһәреннән килгән кунак егете Ильвир Сафиуллин җиңү яулады. Икенче урынны Кече Мәмедән Вениамин Киселев алды. Соравыл авылыннан Руслан Зайцев өченче урынга чыкты.
85 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Мәлкидән Горшковларның тагын берсе - Николай җиңүгә иреште.
Берничә Сабан туенда батыр калган Кошман авылы егете Хамис Миңнуллины очколар исәбенә җиңә алган Николай 2012 елның абсолют батыры өчен дә көрәш алып барды. Икенче урынны Кече Мәмедән Андрей Токсаров икенче, Хамис Миңнуллин өченче урынны алды.
Абсолют батыр исеме өчен көрәштә Николай Горшковның көндәше Александр Фомин булды. Бик озак бил алышканнан соң гына очколар буенча җиңү Николай Горшковка (рәсемдә) бирелде. Аңа символик бүләк тәкә, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Барлык үлчәү авырлыгында җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев