Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалында район данын яклады
Алар, тугызынчы урынны яулап, иң яхшы командалар унлыгына керде.
Спорт уеннары 7-8 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә узды. Ярышларда 12-15 яшьлек егерме егет һәм кыздан торган команда катнашты. Программада җиңел атлетика эстафетасы, тэг-регби, баскетбол һәм волейбол уеннары бар иде. Моннан тыш, командаларга өй эшенең үтәлешеннән – видеороликтан, «Безнең уеннарның тарихы» фотоконкурсыннан һәм башка биремнәрнең үтәлешеннән чыгып та бәя бирделәр. Укучыларны җиңүгә рухландыручылар – мәктәпнең тәҗрибәле педагоглары Гөлинә Габдрахманова белән Ленар Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев