Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч кызлары спорт мәктәбе беренчелегенә хоккей буенча ярышта җиңү яулады

    Яхшы спортчылар әзерләү өчен алар белән 5-6 яшьтән үк шөгыльләнә башларга кирәк, дип саный белгечләр. Шуңа да бездә укучыларны беренче класстан ук спортның төрле төрләренә тарталар.

    "Кайбыч" хоккей мәйданында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә район мәк­тәпләренең 2002 һәм аннан яшьрәк укучылары командалары арасында хоккей ярышы үтте. Анда финал ярышында, зоналарда уңышлы чыгыш ясаган Олы Кайбыч мәк­тә­бенең беренче һәм икенче командалары, Федоровское һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләре командалары катнашты. Хуҗа Хәсән командасы дүртенче, федоровскоелылар - өченче, Олы Кайбычның икенче командасы - икенче, беренче командасы беренче урынны яулады.

    Беренче-икенче урыннар өчен көрәш кискен барды. Анда Олы Кайбыч мәк­тәбенең ике командасы үзара ярышты. Кайбычлыларның беренче командасы составында алты кыз да уйнады. Капкада да Лилия Ильясова торды. Нәтиҗәдә, шул команда 3:0 исәбе белән җиңүгә дә иреште. Алкаларны Булат Гыймадетдинов, Илсинә Шакирова һәм Полина Григорьева кертте. Ярыш барышында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: Лилия Ильясова - иң яхшы капкачы, Полина Григорьева (Федоровское) - иң яхшы сак­чы, Нияз Яруллин (Кайбыч - 1) иң яхшы һөҗүм­че.

    Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов Кайбычның беренче командасына күчмә кубок, диплом һәм истәлекле медальләр, икенче-өченче урыннар яулаучыларга дипломнар, медальләр тапшырды. Иң яхшы уенчылар да бү­ләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: