Олы Урсак авылында Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чаңгы буенча эстафета ярышы узды

Олы Урсак авылында озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй Зиннәтуллинның якты истәлегенә чаңгы буенча эстафета ярышы үткәрү бу авылда матур традициягә әйләнде. 7 мартта кабат узды ул, монысы - алтынчысы. Бәйгенең спонсорлары: Габделхәй аганың улы, Зур Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас һәм оныгы Марат Зиннәтуллиннар.
Ярышта район мәктәпләренең 2001 елгы һәм аннан яшьрәк укучылары катнашындагы тугыз команда: Зур Урсак, Олы Кайбыч, Мәлки, Чүти, Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән, Ульянково, Федоровское, Колаңгы мәктәпләре командалары катнашты. Һәр команда составында өч кыз һәм өч малай чыгыш ясады. Малайлар- өч, кызлар ике чакрымда ярышты.
Көндәшләрен шактый артта калдырып, Зур Урсак урта мәктәбе командасы беренче булып финиш сызыгын үтте. Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы икенче, мәлкилеләр өченче урынга чыкты. Чаңгычыларны кайнар чәй, тәмле коймак белән дә сыйладылар. Бәйгенең төп хөкемдары - район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов нәтиҗәләрне игълан итте.
- Озак еллар дәвамында туган авылында колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй ага Зиннәтуллинны шулай олылап искә алуыгыз, аның истәлегенә чаңгы ярышы үткәрүегез - игелекле гамәл. Авылның киләчәге өчен зур көч куйган кеше ул. Бу ярыш елдан-ел киңрәк колач алсын. Әтиләрен онытмыйча, әнә шундый чара үткәргән өчен улына зур рәхмәт. Яшьләрне спортка тартуда, аларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез , - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Ярышның төп спонсоры Габбас Зиннәтуллин җиңүче командага күчмә кубок, диплом, бүләкләр һәм истәлекле медальләр тапшырды. Зур Урсак командасы, өч ел рәттән җиңү яулап, күчмә кубокны үзләрендә бөтенләйгә калдырды. Икенче, өченче дәрҗәдәге дипломнарга, бүләкләргә һәм истәлекле медальләргә Хуҗа Хәсән һәм Мәлки командалары лаек булды. Шәп командалар әзерләгән тренерларга да медальләр, бүләкләр бирелде. Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.15500
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.15100
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.34800
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.14400
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.8600
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.16700
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.46200
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.42100
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.40900
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.34000
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.19300
-
28 апрель 2022 - 10:26Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды.33300
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.69700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
14 май 2022 - 09:20Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәкБез ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.41300
-
14 май 2022 - 09:20Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәк Без ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.41300
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.15500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика