Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Олы Урсакка чаңгычылар җыелды

Олы Урсакта, чаңгыда шууның барлык таләпләренә туры килерлек итеп, чаңгы юлы салганнар. Шул трассада район мәктәпләре командалары катнашында шәхси һәм команда беренчелегенә үткәрелгән ярышта катнашучылар да моңа инанды.

Бу көнне ярышны яхшы кәеф белән үткәрергә табигать үзе дә теләктәшлек итте бугай: кышкы кояш нурларын мул чәчә, көн дә артык салкын түгел, нәкъ чаңгычылар көткәнчә. Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, командаларны сәламләп, ярыш шартларын игълан итте: кызлар - 2,5, егетләр биш чакрым ара үтәргә тиеш, барысы 44 малай, 32 кыз катнаша. Шәхси беренчелеккә узучы бу бәйге 21 гыйнварда Зәй районында чаңгы буенча үтәчәк республика ярышларына сайлап алу туры да булып тора. Алдан бирелгән номерлар буенча кызларны тезеп бастырдылар, аларны һәр унбиш секунд саен стартка җибәреп тордылар.

Бәйгенең беренче минутларында ук Олы Урсак мәктәбе кызлары алга чыкты, финишка да беренче килделәр. Әнә стартка дүртенче булып киткән Язилә Сираева финиш сызыгын 16 минут 5 секунд эчендә беренче булып үтте. Шулай да аннан берничә чаңгычыдан соңрак киткән Исламия Кәримова Язиләнең үкчәсенә үк басып килде һәм вакыт буенча аннан өстен чыкты (15 минут 40 секунд). Язиләдән өч секундка гына калышып, Эльвина Зәйнуллина өченче, Энҗе Абдуллина дүртенче килде.

- Монда трасса катлаулырак шул: текә таулы урыны да, тигез җире дә бар. Кыскасы, барлык таләпләр дә үтәлгән. Күп мәктәпләрдә укучылар бормаларсыз гына тигез урындагы чаңгы юлында йөрергә өйрәнгән. Шуңа да укучыларның барысы да диярлек тау төшкәндә егыла һәм җиңүгә китерүче вакытларын югалталар. Шәхси беренчелектә җиңүчене секундлар хәл итә, - дип үз фикере белән уртаклашты Олы Кайбыч урта мәктәбенең физкультура укытучысы Ленар Сибгатуллин.

Егетләр арасында да ярыш кискен барды. Стартка икенче булып киткән Федоровское урта мәктәбе укучысы Вадим Моисеев финишка беренче булып килсә дә, җиңүче вакытка карап билгеләнә, ул дүртенче күрсәткечкә иреште. Стартка унбишенче булып киткән Олы Урсак егете Раил Гыйльметдинов, унөч көндәшен узып китеп, финишка икенче килде. Биш чакрым араны 25 минут 6 секундта килеп, ул бәйгенең җиңүчесе булды. 26 минут 3 секунд вакыт күрсәткән Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Зильмир Гашыйгуллин икенче, Чүтидән Игорь Кошкин (27.10) өченче урында.

Командалар арасында, кызлардан 1-4 урыннарны, егетләрдән беренче урынга чыккан Олы Урсак командасы беренче урынны яулады. Олы Кайбыч мәктәбе командасы - икенче, Чүти командасы - өченче урында.

Әлеге ярышларга шул авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче әтиле-уллы шәхси эшмәкәрләр Рәүхәт һәм Рушан Хәсәновлар спонсорлык ярдәме күрсәтте. Хәйриячелекнең матур үрнәге бу.

- Мин үзем дә мәктәптә укыганда спортны яраттым, улым Рушан да Рамил Нуриев кул астында чаңгы ярышларында даими катнашты. Авылыбызда үткәрелүче бу ярышта җиңүчеләргә бүләкләр алуны да улым тәкъдим итте. Вакыты тыгызрак булганлыктан Рушан үзе кайта алмады. Спортны, туган җиребезне яратыгыз, - диде Рәүхәт Хәсәнов, җиңүчеләргә бүләкләрен тапшырып.

Призлы урыннарны яулаучыларга Юрий Михайлов та дипломнар, истәлекле медальләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсакка чаңгычылар җыелды