Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Оста уйныйлар

25 февральдә район үзәк мәдәният йортындагы бильярд залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ир-егетләр арасында спортның бильярд төре буенча ярыш үткәрде.

Бәйгедә төрле авыллардан барлыгы егерме спортчы катнашты. Дүрт сәгатькә якын барган бәйгедә Мәлки авылыннан Дмитрий Иванов җиңүгә иреште. Икенче урынны Олы Кайбычтан Илшат Зиадиев яулады. Өченче урын Федоровскоедан Алмаз Сәлаховка бирелде. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләрне, беренче урынны яулаучыга күчмә кубокны район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Хәсәнов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бильярд

2
X