Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Президент ярышлары» дәвам итә

    25 гыйнварда Иске Чәчкаб авылы төп мәктәбе спорт залында район мәктәпләренең 5-9 класс укучылары арасында "Президент ярышлары"ның район этабы үтте.

    Ярышларда районның 16 мәктәбеннән командалар катнашты. Укучылар турникта тартылу, идән­нән этелү, идәнгә яткан килеш гәүдәне күтәрү, кыска арага йөгерү, алга авышу, урыннан озын­лык­ка сикерү буенча көч сынашты. Турникта тартылу буенча ярышта Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Айдар Билаловка тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Федоровское мәктәбеннән Вадим Моисеев һәм Олы Кайбыч мәктәбеннән Ирек Зыядиев бүлеште. Кызлар арасында идәннән этелү ярышында Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Снежана Бы­кова җиңүгә иреште. Икенче урынны Федоровское мәктәбеннән Екатерина Улитина яулады. Өченче урынга Борындыктан Диана Гобәйдуллина чыкты.

    Идәнгә яткан килеш гәү­дәне күтәрүдә егет­ләрдән Алмаз Тимергалиев (Мө­рә­ле), Александр Писарев (Зур Подберезье), Ильмир Шәмсетдинов (Бо­рындык) призлы урыннарны бүлеште. Мәлки­дән Анна Бичарина, Яна Митачкина беренче-өченче урыннарны яуласа, Кошманнан Ләйсән Хәй­ретдинова икенче урынны алды. Кыска арага йөгерүдә Федоровское мәктәбеннән Вадим Моисеев, Марсель Зарипов беренче-икенче урынга чыкты, Иске Чәчкаб мәк­тәбеннән Ранис Сөләй­ма­нов өченче күрсәткечкә иреште. Бу ярышта Чүти кызы Динара Әхмәтшинага тиңнәр булмады. Ульянководан Светлана Суганова икенче, Екатерина Улитина өченче урынны алды. Алга иелү­дә Мәлкидән Николай Гаврилов беренче, Дамир Хәбибуллин икенче, Чү­тидән Илназ Биктимеров өченче булды. Ярышның бу төрендә Гөлинә Зиннурова, Ландыш Сибгатуллина (Олы Кайбыч), Фи­рүзә Хуҗина (Борындык) призлы урыннарга чыкты. Урыннан озынлыкка сикерүдә егетләр арасында Федоровскоедан Илмас Гыйсмәтуллин, Марсель Зарипов беренче-икенче урыннарны бүлешсә, Ко­лангыдан Владислав Анисимов өченче урынны ал­ды. Ләйсән Хәйретдинова - беренче, Зур Подберезьедан Ксения Новикова икенче, Кече Мәмедән Татьяна Дворянская өченче урында.

    Командалар арасында го­муми нәтиҗәләр буенча Мәлки мәктәбе командасы (тренерлары Александр Галкин) беренче урынны яулады. Икенче-өченче урыннарны Федоровское (Юрий Григорьев), Борындык (Хәмзә Юнысов) командалары бүлеште.

    Шәхси беренчелектә приз­лы урыннарга чыккан укучыларга Мактау кә­газь­­ләре, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәлки командасына күчмә кубок, призлы урыннарга чыккан калган командаларга дипломнар тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: