Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Турнирның төп призы – кубок Кайбычта калды

    Газетабыз битләрендә алдан хәбәр ителгәнчә, 16 гыйнварда Кайбыч хоккей клубының 25 еллык юбилее билгеләп үтелде.

    Әлеге дата уңаеннан "Кайбыч" боз мәйданында зур спорт бәйрәме оештырылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спорт сөючеләрне, әлеге тантанада катнашкан республикабызның Аксубай, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнары, Чувашия Республикасының Батыр районы хоккей командаларын сәламләп чыгыш ясады һәм һәр командага әлеге ярышларда уңышлар теләде. Ул үз чыгышында Кайбычта хоккей уенын 90 еллар башында оештырган Илдус Вәлиуллинга олы рәхмәтен җиткереп, район башлыгының мактау кәгазен тапшырда. Бәйрәм тантанасында Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

    Иртәнге уннан кичке тугызынчы яртыга кадәр "Кайбыч" боз мәйданында кискен ярышлар барды. Нәтиҗәдә Олы Кайбыч ир-егетләр командасы турнирның җиңүчесе булды. Апас районы командасы - икенче, Илдус Вәлиуллин шәкертләре - Кайбычның икенче командасы өченче урында. Шулай итеп, Кайбыч хоккееның 25 еллыгына багышланган турнир кубогы Кайбычта калды. Турнир кубогын, призлы урыннарга чыккан командаларга мактау кәгазьләрен һәм бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ярышларның төп спонсоры - Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхамовның акчалата бүләкләрен (беренче урынга - 20 мең, икенче урынга - 15 мең, өченче урынга - 10 мең сум акча) аның бертуганнары Альберт, Илдар Ярхамовлар тапшырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: