Валерий Волков истәлегенә үткәрелгән милли көрәш турнирында кубокны Кече Мәме көрәшчеләре алды
Әфганстан җирендә интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз, Мәлки авылы егете Валерий Волков истәлегенә Мәлки күпфункцияле үзәгендә шәхси һәм команда беренчелегенә татар-башкорт милли көрәше буенча традицион турнир үткәрелде.
Әлеге турнирда җиде мәктәп һәм сигез авыл җирлеге командасы катнашты. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Валерий Волковның әнисе Анастасия Алексеевна, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, әфганчылар, Валерий Волковның классташлары һәм авыл халкы катнашты.
Анастасия Волкова үз чыгышында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган улын онытмаулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм бәйгедә катнашучы яшь спортчыларга Ватанны сакларга яраклы, нык, сәламәт булып үсүләрен теләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чиратында бу турнирның ел саен үткәреләчәген ышандырды. Турнирны ачу тантанасыннан соң, ике келәмдә кызу көрәш башланды. Ул укучылар арасында сигез, ир-егетләр арасында ике үлчәү авырлыгында барды. Узган елдагыча, Кече Мәме авыл җирлеге көрәшчеләре зур әзерлек белән килүләрен күрсәтте. Алар турнир нәтиҗәләре буенча икенче ел рәттән күчмә кубокка лаек булды. Келәм хуҗалары - Мәлки авыл җирлеге көрәшчеләре икенче ел рәттән икенче урынны яулады. Иске Тәрбит авыл җирлеге командасы өченче урында. Кече Мәме көрәшчеләре мәктәпләр командалары арасында да җиңүгә иреште. Иске Тәрбит һәм Мәлки командалары - икенче-өченче урыннарда.
Шәхси беренчелектә үз үлчәү авырлыкларында Кече Мәмедән Владимир Козин, Кирилл Козин, Даниил Токсаров, Игорь Федотов, Валерий Фомин, Шәфкать Фәйзуллин (Кошман), Константин Луцев (Иске Тәрбит), Николай Горшков (Мәлки), Ранил Абдуллин, Ильмир Гашыйгуллин (Кече Кайбыч) беренчелекне яулады. Мәлкидән Данил Губеев, Антон Галкин, Алексей Горшков, Кече Мәмедән Алексей Владимиров, Дмитрий Майданов, Владимир Ворожейкин, Кошманнан Нәфкать Фәйзуллин, Иске Тәрбиттән Александр Демьянов, Артур Иванов икенче урынга чыкты. Мәлкидән Никита Маланьев, Сергей Блинов, Василий Воробьев, Павел Горшков, Иске Тәрбиттән Руслан Иванов, Николай Демьянов, Андрей Михайлов, Алексей Иванов, Кече Кайбычтан Данис Әбделхәеров, Бәлидән Газиз Шәйхетдиновка өченче урын бирелде. Барлык җиңүчеләргә һәм призлы урыннарга чыгучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дипломнар, тиешле дәрәҗәдәге истәлекле медальләр, шулай ук, акчалата бүләк тапшырды.
Бу турнир нәтиҗәләре буенча апрельдә спортның милли көрәш төре буенча үткәреләчәк республика ярышларына районның җыелма командасы сайлап алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев