Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Волейбол – җитезләр уены

Майның беренче ункөнлегендә район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге район мәктәпләренең 5-9 класс егетләре һәм кызлары командалары волейбол ярышында катнашты.

Анда барлык мәктәпләрдән дә диярлек командалар бар иде. Федоровское һәм Ульянково мәктәпләре базасында зона ярышлары булды. Зоналарда беренче-икенче урыннарны яулаган командалар Чүти урта мәктәбе спорт залында финал ярышларында көч сынашты. Кискен көрәш барышында Федоровское урта мәктәбенең Юрий Григорьев җитәкчелегендәге кызлар һәм егетләр командалары җиңүгә иреште. Ярышның ике күчмә кубогы да шушы мәктәпкә китте. Икенче урынны Олы Кайбыч урта мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге кызлар һәм егетләр командалары яулады. Егетләр арасында өченче урынны Мәлки мәктәбенең Александр Галкин җитәкчелегендәге команда алды. Кызлар арасында өченче урын Зур Урсак мәктәбеннән Рамил Нуриев җитәкчелегендәге командага бирелде. Җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга Мактау кәгазьләрен, истәлекле бүләкләрне район "Форпост" оешмасы җитәкчесе Рафис Ильясов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол