Волейбол турнирында
24 мартта Апас урта мәктәбенең спорт залында Апас муниципаль районы агросәнәгать комплексы профсоюзы призына ир- егетләр һәм хатын- кызлар командалары арасында волейбол буенча районара турнир үткәрелде.
Хатын-кызлар арасында барган ярышта Кайбыч данын районда үткәрелгән турнирда икенче урынны яулаган Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы яклады. Уенчылар Светлана Устимова, Татьяна Малышева, Татьяна Тамбова, Татьяна һәм Екатерина Горбуновалар, Диана Осокина, Ирина Лазенкова биш команда арасында призлы өченче урынны яулады. Ә Илдус Вәлиуллин, Рафис Ильясов, Николай Петухов, укучылардан Константин Тараканов, Сергей Нагоркин һәм Сергей Иванов составындагы ир-егетләр командасы тугыз район командасы арасыннан Апас, Балтач, Югары Ослан кебек районнардан килгән иң көчле командаларга гына бирелеп, бишенче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев