Волейбол уйный кызлар
24-25 ноябрь көннәрендә Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ТР беренчелегенә "Татарстан - Яңа гасыр" ТР җәмәгать хәрәкәте призына II лига финал ярышлары булды.
Ярышта Иделаръягы зонасы районнары арасында беренче урынны яулаган, Кече Мәме төп мәктәбе физкультура укытучысы Сергей Козин җитәкләгән, төп составны Кече Мәме, Багай авыллары кызлары тәшкил иткән Кайбыч районы җыелма командасы да катнашты. Нәтиҗәдә, якташларыбыз җиде команда арасында бишенче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев