Волейбол ярышында
Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында укучыларның XXI район спартакиадасы кысаларында мәктәпләрнең кызлар һәм егетләр җыелма командалары катнашында волейбол буенча финал ярышлары үтте.
Кызлар арасында барган ярышта Олы Кайбыч мәктәбе командасы икенче ел рәттән җиңүгә иреште. Федоровскоелылар икенче, подберезьелылар өченче урынны яулады. Егетләр арасында Иске Тәрбит командасына тиңнәр булмады. Кайбычлылар икенче, федоровскоелылар өченче урынга чыкты. Җиңүче командаларга Мактау кәгазьләре, күчмә кубок, һәр уенчыга медальләр тапшырылды. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Анастасия Семагина, Иске Тәрбиттән Владислав Зайцев иң яхшы уенчылар итеп танылды. Алар Мактау кәгазьләре һәм махсус статуэткалар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев