Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Волейболны бар да ярата

    "Заволжье" җаваплылыгы чикле җәмгыятендә Ватан сакчылары көненә багышлап үткәрелгән волейбол ярышында өч команда катнашты.

    Үз активларында берүк төрле очколары булган "Кошман", "Федоровское" һәм "Кече Мәме" филиаллары командалары призлы урыннар өчен үзара көч сынашты. Туп аермаларында барлык командаларның да күрсәткечләре яхшы иде, шулай да "Кече Мәме" филиалы командасы беренче урынга чыкты һәм күчмә кубокка лаек булды. Федоровское командасы икенче, кошманлылар өченче урында. Җиңүче һәм призлы урыннарга чыккан командаларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.Кече Мә­медән Валерий Назаров, Федоровскоедан Юрий Григорьев һәм Кошманнан Алмаз Насретдинов аерым призларга һәм Мактау кәгазьләренә лаек булды. Ярышта катнашучыларны тәмле ризыклар белән бушлай сыйладылар. Ярышта катнашкан барлык командалар исеменнән, финанс ярдәме күрсәткәне өчен "Заволжье" җаваплылыгы чикле җәмгыяте директоры Айрат Фатыйховка, ярышларны үткәрүдә ярдәме өчен директор урынбасары Ильяс Габбасовка олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. "Заволжье" да спорт традицияләре дә­вам итәр, анда катнашучылар зуррак ярышларда да лаеклы урыннарын алыр, дип ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: