Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яңа ел алдыннан Кайбычта хоккей сезоны ачылды

    Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең хоккей мәйданында спортның хоккей төре сезонын ачу уңаеннан район башлыгы призына ачык турнир булды.

    Ул Олы Кайбыч һәм Апас ир- егетләр командалары катнашында узды. Уен башыннан ук якташларыбыз инициативаны үз кулларына алды. Беренче период башланып берничә минут үтүгә, Илгиз Вәлиуллин исәпне ачты. Беренче периодта ук Илгиз Вәлиуллин, Руслан Җамалетдинов, Радик Җамалетдинов, Айдар Хикмәтуллин көндәшләре капкасына биш алка кертте.

    Икенче период башлануга Айдар Хикмәтуллин алтынчы алканы кертүгә иреште. Озак та үтмәде, апаслылардан Булат Хисамов беренче җавап алкасын кертә алды (6:1). Бу көндәшләребезне тагын да җанландырып җибәрде, алар Илнар Якупов саклаган капканы ешрак штормлый башладылар. Ләкин Илнар, крепость стенасы кебек, нык торды, кунакларга максатларына ирешергә юл куймады. Период бетәргә санаулы минутлар калып барганда, Илназ Сәлахиев җиденче алканы кертте (7:1).

    Өченче периодта уен кызганнан-кыза барды. Бу периодта кайбычлылар капкасына Илнар Әхмәтов басты. Апаслылар һөҗүм арты һөҗүм оештырсалар да, якташларыбыз алканы алардан алып, Айдар Заһидуллин (Апас) капкасына яудыра торды. Соңгы периодта якташларыбыздан Илназ Сәлахиев, Фәнил Миңнуллин, Шамил Сәлимгәрәев, Руслан Җамалиев, Илдус Вәлиуллин берәр, Илгиз Вәлиуллин өч алка кертте. Апаслылардан Рамил Мөхетдинов бер- бер артлы ике алка кертеп, уен 15: 3 исәбенә кайбычлылар җиңүе белән төгәлләнде.

    -- Хоккей сезонын уңышлы башлап җибәрдегез, рәхмәт егетләр! Алдагы ярышларда да сынатмассыз дип уйлыйм. Апаслыларга да матур уеннары өчен рәхмәт. Киләчәктә дә иптәшләрчә очрашырга язсын. Озакламый Кайбычта ярым ябыкхоккей мәйданы файдалануга тапшырылачак, сезне анда уйнарга чакырам. Кайбыч командасы капитаны, тренеры Илдус Вәлиуллинга команданы югары дәрәҗәдә уенга әзерләгәне өчен аеруча рәхмәт. Уңышлар сезгә егетләр!, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин командаларга бүләкләр тапшырып. Ул шулай ук, иң яхшы уенчыларга да бүләкләр өләште. Якташларыбыздан Илнар Якупов иң яхшы капкачы, Илдар Насыйбуллин иң яхшы сакчы, апаслылардан Булат Хисамов иң яхшы һөҗүмче булып танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: