Челтерәп ага чишмә
Чишмәне төзекләндерү, Тутый кош елгасы аша күпер салу теләге белән күптән янып йөрде Мансур абый Хөснетдинов.
Суының челтерәп агулары колагына ишетелә башлагандыр инде, күрәсең, югыйсә, шундый зур эшкә бербашы тотынмас иде. Дөрес, соңрак башлангычны авылдашлары күтәреп алды, булыштылар, әмма көймә комга терәлә дигәндә беренче ярдәмне күрсәтүче хәзерге район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин булды. Ул чакта ул гади агрофирма җитәкчесе иде әле. Берсүзсез изге эшкә теләктәшлек белдерәсен әйтте һәм матди ярдәм күрсәтте. Чүти халкы гомер-гомергә Тутый кош елгасы янәшәсендәге су чыганагыннан файдаланган, ни сәбәптер, соңгы елларда кизләүгә юл онытылды, ул ташландык хәлгә килде. Җаны әрнеми ничек түзсен Мансур ага? Үзенә дип азмы-күпме җыелган акчасын шул чишмәне торгызуга тотарга ният кылды, бер истәлегем булыр, дип тә уйлады булса кирәк. Хаҗ кылырлык (анысы да насыйп булсын), яисә бөтен Татарстанга танылган меценат Галимҗан ага кебек ятимнәргә автобуслар алып бирерлек маясы юк-югын, ә чишмәгә җитәргә тиеш. Тәвәккәл таш яра, диләр, бу очракта да шулай булды. Тирә-юньне чистартудан башланган изге гамәл, чишмәдән су килгән урынга түгәрәк бетон кольцолар, елга аша басма, матур корылмага ярымай урнаштыру белән төгәлләнде. Чишмәне кулланышка тапшыру көне истә калырлык узды. Авыл халкы, тәм-томнар пешереп, чишмә буенда өстәл корды, яше-карты шунда килде, мәчет картлары ясин чыкты, чәй эчте, сыйланды. Көн әйләнәсендә дүрт самовар кайнап торды, авыл хатыннары, өстәлне оештыручылар, мәчеттә белем алучы балалар җыелды, Коръән сүрәләре укылды. Чишмә ачу үзе бер зур тантанага әверелде, читтә яшәүче авылдашлар да кайткан иде.
Бу хәбәрне редакциягә хәбәрчебез Фидания Камалова җиткергән иде инде, шушы көннәрдә Мансур абый үзе дә килеп, "район башлыгыбызга, авылдашларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерик әле" дигән гозер белән мөрәҗәгать иткәч, без аның теләген кире кага алмадык. Изге гамәл кылучыларны зурлый торган мөбарәк Рамазан аенда матур эшләр хакында язасы килеп кенә тора бит. Чишмә корылмасы өстендә ялтырап торучы ярым ай, иминлек, татулык билгесе булып, тирә-юньгә нурын сибеп торсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев