Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Чишмә суы бик тәмле

Кайбыч төбәгендә эчәр су өчен табигый чыганаклар күп. Өйләренә күптән инде артезиан коесыннан килүче суүткәргеч кертелгән булса да, авыл халкы ул суны аш-су әзерләү өчен кулланмый, чишмә суын өстен күрә. Аны шәхси транспортта махсус савытларда алып кайталар яисә, чишмә өйдән ерак булмаса, чиләк-көянтә белән ташыйлар.

Олы Кайбыч авылының Бакчалы урамында яшәүчеләр күптән түгел Бәрле елгасы аша торба сузып, тагын бер чишмәгә җан өрде. Халык телендә аны Канәфер чишмәсе дип атыйлар. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен чишмә өстенә корылма да ясап куйдылар. Су алучыларга уңайлыклар да тудырдылар. Әлеге чиш­мә бу урам кешеләрен генә түгел, ярты авылны су белән тәэмин итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чишмә