Чишмәләргә бай як без
Халкыбыз элек- электән су чыганакларын, аларның тирә-юнен чистартып, карап торган.
Безнең төбәктә чишмәләре булмаган авыллар юктыр ул. Саф сулы ул чишмә суларыннан авыз иткәч, бөтен ару-талулар онытыла. Янәшәбездә шул чишмәләрне чистартып, аңа өскорма эшләп куючылар да бар. Күптән түгел Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркы янындагы чишмәне әйләндереп алынган рәшәткәдә "Хөрмәтле авылдашлар! Чишмә тәнгә шифа, җанга сихәт бирә. Борынгылар әйткән: "Төкермә коега, суын үзебез эчәбез". Чишмәне карап, чистартып торыйк!", "Машиналар юу тыела", - дип язылган элмә такта пәйда булды. Әлеге тирән эчтәлекле сүзләрне сулыкларның чисталыгы өчен җан атучы кеше язуына иманым камил. Аның кемлеген торак-коммуналь хуҗалыгыннан да белешеп карадым, ләкин бу изге гамәлне башкаручыны әйтә алмадылар. Кызганыч, арада тирә-юнебезнең матурлыгы, елга-күлләрнең, кизләүләрнең сафлыгына битараф калучылар да бар. Әлеге фотосурәтне төшергәндә дә чишмә тирәсендә чипсы, кириешки пакетлары, төрле пластик савытлар, хәтта 50- 60 литр су сыешлы, яргаланып беткән пластмасс су багы да аунап ята иде. Бу безне, балаларны да, өлкәннәрне дә бизәми. Чүп-чар салу өчен махсус контейнерлар да куелган ләбаса. Табигать-Анабызны саклауга барыбыз да үз өлешебезне кертсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев