Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Кайбыч укучылары кошларны оялар ясап каршы алды

Шуширмә авылында яшәүе табигать җанлы дустыбыз Мөдәрис абый Сабиров редакциягә бер керүендә: - Сыерчык оясы булмаган йортка шатлык иңми ул. Авылдашларыма, дусларыма да гел шулай дип әйтәм. Сүзнең кодрәте көчле бит аның- авылда өйләре янына, бакчаларга оя элүчеләр бермә-бер арты башлады,- дип әйткән иде.

Җылы яклардан ерак илләрне гизеп кайткан кошлар оя булмаса да, үзләренә урын таба алырлар иде анысы. Өй кыеклары, сарай түбәләре, агачлардагы кош ояларын күбегезнең күргәне бардыр. Әмма әзер оя булгач, алар шунда оялый, кошлар чыгара. Канатлы дусларыбыз турында әнә шулай кайгырту игелекле, мәрхәмәтле булуыбызны, кошлар дөньясын, табигатне яратуыбызны күрсәтә. Бу да хәйриячелекнең матур бер үрнәге. Кайбыч мәктәпләрендә белем алучы укучыларга да хас сыйфатла бу. Алар да табигатне, кошларны саклауга үзләреннән зур өлеш кертә. Мәгариф бүлеге "Иң яхшы сыерчык оясы" бәйгесен ел саен әнә шундый изге ниятләрдә үткәрә дә инде. Агачлар да утырталар, тирә-юньне чистарту өмәләрендә катнашалар. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бүлмәсенә эш белән кергәч, андагы сыерчык ояларын күреп хәйран калган идем. Баксаң, мәктәпләрдә беренче урынны яулаган иң матур ояларны район күләмендә бәяләү өчен алып килгәннәр икән. Ә укучыларның фантазиясенә исләрең китәрлек! Бу оя-йортларда кошкайларга бик уңайлы булачак! Бәйгедән соң укучылар ясаган ояларны кире үзләренә тапшыралар дип уйлыйсызмы? Юк шул! Урманчылар аларны ел саен Кайбыч урманнарындагы агачларга элә. Әле алай гына да түгел, кышын мәктәп бакчалары җимлекләр белән тула. Укучылар өйләре тирәсенә дә элә аларны. Кышкы үзәк өзгеч салкынарда аларга болай да кыен, азык табуы бигрәк тә.

Быел бәйгедә беренче урын Чүти мәктәбенең җиденче класс укучысы Роман Заказов ясаган ояга бирелде. Икенче класс укучылары- Олы Кайбычтан Ришат Гаттаров, Кошманнан Айзат Асадуллин- икенче-өченче урыннарда. Түбән класс укучыларының үзләренең генә кулларына балта-пычкы, кадак тотып шундый матур оялар ясауларына ышанасы да килми.

-Мәктәптән сыерчык оясы ясарга кушкач, улым быел да дәү әтисенә мөрәҗәгать итте. Икесенең бергә мәш килеп эшләвен күзәтеп тору үзе бер кызык булды. Макетын барыбыз бергә эшләдек, дисәк тә була. Мәктәптә безнең оя беренче урынны алгач, улыма җиңүче буларак, өч йөз сум акча да биргәннәр иде. Аның шатланып өйгә кайтып керүләрен күрсәгез иде сез! Беренче хезмәт хакын алган бит. Әле алай гына да түгел, дәү әти бу акчада синең дә өлешең бар, дип акчасын да бүлешмәкче иде. Язгы каникул өчен булыр, дип көлештек. Күрәсезме, бу бәйгенең тәрбияви роле бик тә зур,- диде Ришатның әнисе Эльвира ханым.

Өегез шатлык нурларына күмелсен, һәр иртә сандугачлар сайравыннан уянырга телсәгез, сез дә оя куягыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев