Үрдәк суда йөзәдер
Авыл халкы гомер-гомергә шәхси хуҗалыгында малын, кош-кортын асраган, яшелчәсен, җиләк-җимешен үстергән. Шуңа да табыны һәрчак сыйлы аның.
Районыбызның кайсы гына авылына барып чыксак та, елга, күл буйларында каз-үрдәкләрнең күп булуына сокланып кайтабыз. Гомер-гомергә шәхси хуҗалыгында кош-корт асраган авыл халкы хәзер аны күпләп тота. Элеккеге кебек өендә казы басып, бәбкә чыгаручылар гына кими бара. Инкубатордан алынган каз-үрдәкләр барысы да бертөрле . Күптән түгел әлеге фотосурәттәге аклы- каралы үрдәкләрне Бәли авылы яныннан агучы Бәрле елгасында төшереп алган идем.
Көзге салкыннар башлануга, авылларда каз өмәләре башланачак. Кайбер авылларда өлкәнрәк яшьтәге апалар, әби-бабайлардан килгән йолаларга нигезләнеп, киләсе елда да каз- үрдәкләр мул үссен дип, яңа яуган кар өстенә каз каурыйлары сибәләр. Яшь кызлар, киленнән мамыгы йолкынган казларны инеш, елгадагы бәкедә юарга алып баралар. Шулай итеп, авыл халкы борынгыдан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга саклап килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев