Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Санберри – кояшлы җиләк

Кайбыч бакчачылары безнең өчен әлегә ят булган үсемлек - санберри үстерә башладылар. Аның Борындык авылында яшәүче ветеран-укытучы Фәйрүзә апа Фатыйхова, Олы Кайбычтан үзәк сырхауханәдә массажист булып эшләүче Гүзәл Гыйрфанова һәм газетабыз редакторы Фәридә Нигъмәтҗанова бакчасында үсүен беләм. - Безнең Борындыкта аны ике-өч ел элек үстерә башладылар инде,- диде 85 яшендә...

Кайбыч бакчачылары безнең өчен әлегә ят булган үсемлек - санберри үстерә башладылар.

Аның Борындык авылында яшәүче ветеран-укытучы Фәйрүзә апа Фатыйхова, Олы Кайбычтан үзәк сырхауханәдә массажист булып эшләүче Гүзәл Гыйрфанова һәм газетабыз редакторы Фәридә Нигъмәтҗанова бакчасында үсүен беләм.

- Безнең Борындыкта аны ике-өч ел элек үстерә башладылар инде,- диде 85 яшендә дә безне үзе­нең җитезлеге, җор теллелеге белән сокландыручы Фәйрүзә апа. - Бик файдалы үсемлек дип бакчачы Фарсель Зыятдинов та радиодан еш сөй­ли. Аны помидор кебек рассададан үстерергә кирәк, үзе берьеллык культура, җимешен сентябрьдә җыялар. Мин санберрины ике ел үс­тер­дем, әмма тәме ошап бетми, вареньесы да тө­черәк. Быел үзебезнең Борындык болыннарыннан җиләк җыеп, унҗиде өч литрлы банка варенье кайнаттым, аннан тәмлесе юк минем өчен. Әле менә ике көн булса да гөмбәгә бардым.

- Мин санберрины тәме өчен түгел, ә файдалы булуы өчен үстерәм. Орлыгы базарда булмагач, танышларымнан алып, рассадасын үстердем. Бакчада аны үстерүнең әллә ни мәшакате юк. Җимешләре бөтен куакны сырып ала, бер төптән бер чиләк уңыш алырга мөмкин. Шуңа да ике-өч төп кенә утыртсаң да бу­ла. Мин төчелеген бетерү өчен вареньесын лимон салып кайнаттым, иттарткыч аша да чыгардым. Көн саен ике-өч кашык кы­на куллануның да фай­дасы зур. Әле дә санберрине җыеп бетермәдем, бакчадан көн дә алып кереп әнигә ашатам, күзенә файдасын күрә, - диде Гүзәл ханым, фикерләре белән уртаклашып.

Санберри безнең якларда үсүче һәркемгә таныш пасленның культуралаштырылган төре икән. Аны Америка селекционеры Лютера Бербака уйлап тапкан. Инглиз теленнән кояшлы җиләк дип тәр­җемә ителүче бу үсемлек организмны чистарту, кан­ны туктату, бәвел кудыру үзлегенә ия, яфраклары һәм коры ботаклары радикулит вакытында сызлауларны киметә, гем­моррой, югары кан басымын, астманы дәвалый, баш авыртуны, буыннар сызлавын баса, хәтерне, ашказаны эшчәнлеген ях­шырта. Җи­ләк­ләр составындагы селен картаюны тоткарлый, яман шеш авыруларын кисәтә, диабет белән авыручыларга да файдасы тия икән.

Кайнатманы ничек әзерләнгәнен газета битләреннән укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча Санберри