Табигатьне яратып үсәләр
"Бер кеше үз гомерендә алтмыш тонна чамасы чүп-чар ташлый, диләр. Бу дөньяда фәлән кеше берни дә калдырмый, димә, алтмыш тоннасы кала икән", - дип язган яраткан язучыбыз Шәүкәт ага Галиев.
Экологларның, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын кайгыртып, чаң сугуы юкка гына түгел. Елга, күл буйлары, урманнарны чүп-чар оясына әйләндерергә маташучылар - Табигать-Анабызның дошманы. Россия күләмендә санитар икеайлык игълан ителүенең максаты - үзебез яшәгән җирлекнең чисталыгын булдыру, экология таләпләренә буйсынмаучыларга карата катгый чаралар күрү. Бу икеайлыкка районыбыз халкы да, шул исәптән мәктәп укучылары да бик теләп кушылды. Әлеге рәсемнәрдә сез Борындык төп гомумбелем бирү мәктәбендә уздырылган өмә барышын күрәсез. Шимбә өмәсе көнне һәр класска аерым участоклар бүлеп бирелде. Укучылар көздән коелган яфракларны җыйды, алмагач кәүсәләрен агартты. Күмәк эштән соң мәктәп тирәсенең чистарып, яктырып калуын балалар үзләре дә сизде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев