Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

“Яшә, урман!” акциясе көнендә Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кызыл имән утыртты

Бөтенроссия күләмендә игълан ителгән "Яшә, урман!" акциясе кысаларында шимбә көнне бөтен район халкы агач утырту өмәсенә чыкты.

Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре хезмәткәрләре агачларны үзләренә билгеләнгән участокка утыртты. "Кайбыч урманчылыгы" директоры Илгиз Хаффазов әйтеп узганча, өмә көнне барлыгы 27мең 700 төп агач утыртылган.

- Бу көнне Федоровскоеда урнашкан урманчылык янында 10 сутый парк, ярты гектар зурлыкта сквер барлыкка килде, дүрт гектардан артык мәйданда урманга агачлар утыртылды. "Яшә, урман!" акциясе үсентеләр утырту максатында гына түгел, урманнарны корыган агачлардан, чүп-чардан чистартуны да күздә тотып игълан ителгән иде.

Без дүрт гектардан артык мәйданда урманнарны чистарттык, сигез гектарын көнкүреш калдыкларыннан арындырдык. Әлеге эшләрне безнең урманчылар башкарды. Башка хезмәт коллективлары да акциягә актив кушылды, - диде ул, акция йомгаклары белән таныштырып.

Ә район администрациясенә килүчеләрне берничә елдан Кайбычның горурлыгы-мактанычы булган имән агачлары каршы алачак. Капкага керү юлындагы беренче агачны "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин утыртты. Кызыл имән үсентеләре бик нәни әле. Кайбыч гербындагы кебек киң ябалдашлы имән итеп үстергәнче зур хезмәт куясы бар. Утырткан агачларны карап үстерү барыбызга да йөкләнә. Бу - киләчәк буыннар өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яшә, урман!” акциясе көнендә Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кызыл имән утыртты