Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Фацелия балының серен Кошман авылында яшәүче умартачы Альберт Хәйретдинов ача

    Бал - кеше сәламәтлеге өчен бик файдалы һәм кирәкле булган продукт. Безнең организмга кайсы бал файдалырак икән, дигән сорау кую урынсыз. Чөнки аның барысы да табигатьнең кешелеккә бүләк иткән тиңдәше булмаган нигъмәте. Иң мөһиме- балның сыйфатлы булуы.

    Юкә балы, чәчәк, карабодай, акация, рапс балы турында ишеткәнем дә, ашаганым да бар иде. Ә менә районга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова килгән көнне Олы Кайбыч мәдәният йортында эшмәкәрләр җитештергән продукция күргәзмәсендә банкаларының тышына фацелия дип язылган балны күреп гаҗәпләнә төштем. Чөнки ел саен банка-банка бал сатып алып та бер генә умартачыдан да "бу фацелия балы" дигәнне ишеткәнем юк иде.

    Бал хуҗасы - Кошман авылында яшәүче умартачы Альберт Хәйретдинов белән сөйләшеп киттек.

    - Зәңгәр чәчәк атучы берьеллык фацелия чәчәген бал кортлары бик ярата, алар аннан күп итеп нек­тар җыя. Фацелия менә дигән бал чыганагы. Мин аның орлыгын Казаннан сатып алам. Кошман янындагы урмандагы умартачылыкта ун гектар мәйданда ике ел үстердем. Чәчәккә күмелгән кыр үзенә бер матур.

    - Бу культура турында каян ишеттегез соң?

    - Фацелияне барлык умартачылар да беләдер, дип уйлыйм. Мин үзем, мәсәлән, Кама Тамагы районындагы Тәмте авылында умартачылык буенча укыганда ишеттем аның турында. Бал юкә балыннан бер дә ким түгел.

    - Умартачылык шөгыле нәселдән киләме?- дигән соравыма Альберт:

    - Юк, нәселдән түгел. Күршедәге дустым Фәрит­нең әтисе Габделхак ага умарталар тота иде. Балачакта гел шунда чуалып йөреп, үзем дә умартачылык белән кызыксынып киттем. Үз эшеңне ачып җибәрү өчен Хөкүмәттән бирелгән ярдәм умартачылыкны үстерүгә зур этәргеч булды, - дип җавап бирде.

    Интернет мәгълүматларыннан күренгәнчә, фацелия балы диетик үзлеккә ия буларак, бавыр, ашказаны, язва, гастрит авырулары вакытында, күңел болганганда файдалы. Дисбактериоз вакытында көн дәвамында 80 грамм фацелия балы ашау эчәкләрдәге ялкынсынуны, авыртуны бетерә икән. Ашказаны авыртканда балны алоэ согы һәм әстерхан чикләвеге белән бутап, көненә өч тапкыр кабул итәләр. Бу төр бал йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаганда, салкын тигәндә да уңышлы кулланыла, хәтерне яхшырта, температураны төшерә, авыруларга каршы торучанлыкны арттыра, ягъни иммунитетны ныгыта. Балны 1-2 ай дәвамында даими ашауның кандагы гемоглобинны яхшыртуы расланган.

    ... Экологик яктан чиста Кайбыч төбәге урман-кырларыннан җыелган сыйфатлы балга ихтыяҗ зур. Кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Альбертның да күргәз­мәгә алып килгән балын бик тиз сатып алып бетерделәр. Без дә сатып алучылар арасында идек, кайткач, фацелия балы белән тәмләп чәй эчтек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: