Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч урманнары ни өчен Европада ак көнләшү тудырган?

    "Татар - ул алтынсу төстәге имән чикләвеге сыман: ныклы, зирәк, аңарда имән урманнарының энергиясе бар". Әле быел гына республикабызга килеп киткән язучы Александр Проханов татарларны әнә шулай сурәтли.

    Имәннәр - Татарстанның нефть һәм ак барс кебек символларының тагын берсе ул. Республикадагы иң зур имән урманнары (12800 гектар) һәм иң матур йөзьяшәр имәннәр Татарстанның көнбатышында - Кайбыч районында үсә. Татарстан урманнары белән республиканың иң тәҗрибәле урманчыларының берсе булган Илгиз Хаффазов таныштыра.
    Урманнар ник яна?
    - Илгиз Хаффазович, Себердә кабат йөзләгән гектар мәйданда тыюлык урманнары янды. Мондый фаҗига ни өчен һәр җәй саен кабатлана?
    Илгиз Хаффазов: Урманнарда янгыннар элек тә еш күзәтелде, ләкин бу кадәр үк зур масштабларда түгел иде. Моның сәбәбе илебездә урман хуҗалыгының җитәрлек дәрәҗәдә финансланмавында дип саныйм. Мин урманчылык тармагында 1961 елдан бирле эшлим. Ул вакытта урманнардагы янгыннарны сүндерүче авиация берләшмәләре күп иде. Ә хәзер алар бөтен Россиягә бер-ике­ генә калды, алары да Себердә.
    Ил күләмендә алганда, Татарстан урманнарга әллә ни бай төбәк түгел, республиканың 17,5 процентын гына урманнар били. Норлат, Саба, Балык Бистәсе районнары урманнарга иң бай төбәкләр.
    Кайбычта урманнар алай зур түгел, районның барлык территориясенең 14 проценты гына. Шулай булуга да карамастан, элек самолетлар хәтта безнең урманнарны да апрельдән августка кадәр, ягъни, янгын куркынычы чорында, һәр көнне очып әйләнә иде. Бу эш федераль финанслау исәбенә башкарылды, ә хәзер андый күзәтчелек өчен акча юк. Россия Федерациясе Урман хуҗалыгы министрлыгын 2014 елда бетерделәр, хәзер РФ Табигать министрлыгында урман хуҗалыгы агентлыгы оешты.
    Безнең биләмәләрдә, бәхеткә, Себердәге кебек бәла-казалар күзәтелми. Әмма урман хуҗалыгында хәлләр бер дә җиңелләрдән түгел. Штатлар нык кыскартылган. 1981 елда мин Кайбыч урман хуҗалыгында эшли башлаганда 59 урманчы булса, хәзер шул ук мәйданнарга 12 кеше хезмәт күрсәтә. Югыйсә, урманнарны сакларга гына түгел, анда эшләргә дә кирәк.Элек безнең машиналар юк иде, урманчылар ат җигеп тә, җәяү дә йөрде. Хәзер автотранспорт бар, ләкин дәүләт исәбеннән көненә 7 литр гына ягулык сала алабыз. Аның белән кая кадәр барып җитеп була соң?
    Алтындай имән чикләвеге
    - Сезнең яраткан агачыгыз - карагач (лиственница) икән. Әмма гомерегез буе имәннәр белән эшлисез. Ни өчен?
    - Имәннәр - Россиядә иң озак яшәүче агачлар ул. Безнең урманда 350-360 ел үсүче имәннәр бар. Кайбыч имәнлекләренә үз заманында Петр I дә игътибар иткән. Ул Россия флотын төзү өчен нәкъ менә безнең урманнардан агач материалы хәзерләргә боерган. Имәнлекләрне үстерү бик кыен. Татариядә күзәтелгән көчле салкыннарда алар ике тапкыр көчле зыян күргән: 1941-1942 елларда республика буенча 2,5 миллион кубометр, 1978-1979 елларда 9 миллион кубометр урман кисәргә туры килгән. Ул вакытта безнең районда сәламәт имәннәр күбрәк сакланып калган.
    - Германия урманчылары бездәге имәнлекләргә шуңа күрә күз салганмы әллә?
    - Германиядә урманнарның 65-70 проценты - чыршы урманнары. Соңгы 3-4 ел эчендә күп кенә агачлары көчле җилләрдән, табигатьнең башка кискен үзгәрешләре нәтиҗәсендә юкка чыккан. Шуңа да алар чыршы урманнарын имән урманына алыштырырга җыена. Беренчедән, имән бик озак үсә, ә чыршыны 120 елдан соң кисәргә кирәк. Өстәвенә, имән агачы бүген алтынга тиң йөри, аны кубометрлап түгел, килограммлап саталар. Шуңа күрә дә немецлар безнең тәҗрибәне, имәнлекләрне өйрәнә. Көчле салкыннарда ни өчен бездә имәннәр сакланып калган, ә башка урман хуҗалыкларында корыган соң? Күрәсең, бу агачларга аерым климат һәм табигый шартлар кирәктер. Германиядән килгән коллегаларыбызның берсе Европада кырыс шартларда, коры җәйләрдә, зәмһәрир суыкларда үскән имәнлекләрнең чиге нәкъ менә Кайбычтан үтүе турындагы фикерен әйтте.
    2018 елда тәмамланучы тәҗрибәнең максаты - имән һәм юкәлекләрне бергә урнаштыру (бу агачлар ир белән хатын кебек, бер-берсеннән башка начар үсә), аларны утыртуның уңай шартларын өйрәнү.
    - Кайбычта да, Байлар Сабасындагы кебек, ылыслы агачлар белән шөгыльләнүче селекция үзәге төзеп булмыймы?
    - Шул үзәкнең "Россия имәнлекләре" дип аталган проекты белән җиде елга якын шөгыльләнәбез инде. Анда имән чикләвекләрен 4-5 ел дәвамында саклау урыны да каралган, чөнки гадәти шартларда алар елдан артык сакланмый.
    Безнең бу эшне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады - проект документациясен әзерләү чыгымнарын күтәрделәр. Проект дәүләт экспертизасын да үтте, ләкин ул әлегә кадәр безнең өстәлдә ята. Чөнки федераль үзәктән финанслау юк. Уңай җавап алынса да, ни өчендер РФ Финанс министрлыгы ашыкмый әле.
    Кайчан кул җитәр?
    - Республикада урманнарны 25 процентка кадәр җиткерергә нәрсә комачаул­ый? Галимнәр фикеренчә, бу төбәктә халык­ка уңайлы яшәү өчен каралган норма.
    - Яшь агачлар утырту өчен ел саен "уңайсыз" урыннардан, чокыр тирәләреннән җир бүлеп бирәләр. Урман мәйданнарын киңәйтү өчен безнең башка участоклар юк. Рес­публикада урманнар елдан- ел арта, әмма проблемалар да юк түгел. Мин кечкенә чакта имәннәр ел саен яисә ел аралаш чикләвек бирсә, хәзер 5-6 елга бер генә. Бу экологиянең начарлануы турында сөйли.
    Соңгы елларда агачларда төрле авырулар барлыкка килде. Әлегә алар белән тулы көчкә көрәшергә мөмкинлекләр чикле. Яшел имән яфрагын бөтерүче бөҗәк, ягъни, листовертка, безнең төп бәла. Әлеге бөҗәк яшь имән яфраклары белән туклана, имәнлекләргә "яшел янгын" оештыра. Шул сәбәп­ле, агачлар яфраксыз калып кибәргә мәҗбүр була. Барлык имәнлекләрдә аңа каршы көрәш алып барырга акча җитми. Быел без урманчылыктагы агачларның хәтта яртысын да корткычларга каршы эшкәртә алмадык.
    - "Мәскәү - Казан" югары тизлектәге магистрале төзү өчен 200 мең төп агач кисәргә җыеналар. Әлеге юл андый корбаннарга торамы?
    - Минемчә, мондый зур масштаблы проект өчен бу зур сан түгел. Мөгаен, 5-10 гектар мәйданда агачлар киселер, аннан артмас. Югары тизлектәге линия безнең республика өчен бик кирәк. Бу максат тормышка ашар дип уйлыйм.
    - Урманчыларның хезмәт хакы нинди?
    - Мактаулы исемнәрем өчен исәпләнгән өстәмәләрне дә кертеп, 25 мең сум күләмендә хезмәт хакы алам. Ә участок урманчысының оклады - 14 мең сум. Бу урманчыларга лаек хезмәт хакы түгел. Шуңа күрә дә хәзер урман хуҗалыгында ярдәмче хуҗалыгыбызны булдырдык: сыерлар, атлар, башка терлекләр асрыйбыз. Ничек тә яшәргә кирәк бит. Кайбер җирләрдә өч тәүлеккә бер тапкыр эшләүче каравылчы да 12 мең сум ала. Ә урманчы, урман яшәсен өчен, һәр көнне иртәнге сәгать алтыдан эшкә бара. Урманнан башка җир дә, су да, кислород та - бернәрсә дә юк.
    Мөгаен, урманчылык тармагына һаман кул җитмидер. Дөрес, соңгы елларда илебез җиңел булмаган юл үтте. Бәлки, хәзер күбрәк игътибарны авыл хуҗалыгы тармагына юнәлдерү мөһимрәктер. Аны җайга салгач, урманга да игътибар күбрәк булыр. Ләкин урман хуҗалыгында хәзерге кебек хәл озак дәвам итә алмый.
    Ольга Любимова,
    "АиФ-Казан".
    («Аргументы и факты» редакциясе рөхсәте белән басылды)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: