Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • КАЙБЫЧЛЫЛАР « ТАТАРСТАННЫҢ ЧИСТА УРМАННАРЫ» АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛА

    Бу атнада республикада "Татарстанның чиста урманнары" дигән акция старт алды.

    Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел да үткәрелүче әлеге чараның максаты - урманнарны санитар чистарту, табигатьне саклау. Бу юлы да Кайбыч өлгер булып чыкты. Әле акция башланганчы ук укучылар урманнарны чистартуга үз өлешләрен кертте. Узган атнаның шимбәсендә безнең районда тирә-юньне чүп-чардан чистарту буенча өмә үткәрелде. Оешма-предприятиеләр коллективлары бу көнне үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерде, урамдагы баганаларны акка буяды. Ә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче класс укучылары Кайбыч урманчылыгы питомнигында эшләде. Алар яшь үсентеләр арасын узган елдан калган коры-сарыдан, чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Үзе­нең имәннәре белән дан тоткан Кайбыч урманнарын саклау барыбызның да намус эше. Хәзер көн­нәр җылынуга күңел табигать кочагына ашкына башлый. Бу аңлашыла да: барыбыз да табигать балалары бит. Анда җаныбызга сихәт алгандай булабыз. Әмма яхшылыкка яхшылык белән җавап бирсәк иде. Урманнарда үзебездән соң чүп-чар калдырмыйк, агачларны сындырмыйк, кошлар һәм җән­лек­ләр дөньясына зыян китермик. Шуны онытмасагыз иде: табигать бездән башка яши ала, ә без аннан башка тора алмыйбыз. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе Кайбычта быел да югары дәрә­җәдә оештырылыр, дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: