Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Туган ягыма кыш килде

    Ниһаять! Аклыгын-сафлыгын, суыкларын, бураннарны төяп, туган ягыма кыш килде. Буш вакытны компьютер каршындаүткәргәнгәме икән, "разведчик" шикелле сиздерми генә килде бу гаҗәеп кыш. Күреп тә өлгермәдем, урамнарга, ишегалларына кар өемнәре тулды.

    Бу шатлыклы хәбәр килү­гә, ялга чыккан чана-чаңгыларыбызны, тимераяк-кәшәкәләребезне алып, урамга чыгып чаптык. Тау­дан шуулар, кардан Кыш бабай һәм Кар кызы ясаулар, шаярулар - безнең балачагыбызның иң сихри, гаҗәеп, кайгысыз вакыты.

    Өр-яңа, беркемнең дә ая­гы басмаган беренче кардан атлавы да - үзе бер могҗиза, үзе бер шатлык. Ә кар бөртекләре! Алар ак чәчәкләрдәй салмак кына биеп, җиргә урнашалар. Нәкъ Такташ язган кебек:

    Ак чәчәкләр ява,

    Дөнья матур,

    Шундый матур булып тоела.

    Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

    Ак кар булып җиргә коела...

    Кар яуганда, күзләрне тәрәзәдән алып булмый. Кар бөртекләре: "Әйдә, чык, бергә әйләник, бергә уйныйк!" - дия сыман. Тик чыгасы килми. Суык дип куркабыз. Бу гүзәл, сихри матурлыкка исебез китми. Компьютер дөньясында кызыграк, диябез.

    Кар ява, буран, суык...

    Бу - кышның билгеләре.

    Күңел җылы язны көтә,

    Өметләнә нигәдер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: