Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Үзләре нәни, матурлар

    Газетабыз хәбәрчесе чираттагы командировкадан алып кайткан фотосурәттә кечкенә, яклаучысыз эт балаларын күргәч, күптән түгел үзем белән булган хатирәләр яңарды.

    Безнең утын сараенда каяндыр килеп адашкан этнең сигез бала китерүе хакындагы хәбәр мине шак­катырды. Өч яисә ике генә булса да ярар иде, ә монда сигез! Кая куярга аларны? Кемгә бирергә? Танышлар, дусларым аларны ышанычлы кулларга тапшырырга ярдәм итәрме? Шулвакыт мәче баласы белән булган бер вакыйга исемә төште. Элек редакциядә корректор булып эшләгән Надежда Федорова өйлә­рендәге башка мәчеләр тынгы бирмәгән мәче баласын миңа биргәч, иркен сулап куйган иде. Бераз үсә төшкәч мин дә нәни кө­чек­ләрне туганнарыма, танышларыма алып бардым. Эт баласы кирәкмиме, дип, тирә-күршеләргә, хезмәттәшләремә шалтыраттым. Шулай җәй дә үтеп китте, көзен миңа бер-ике атнага китәргә ту­ры килде. Мин юкта эт балалары да таралып бет­кән. Кайвакыт сарай янына сөт эчәргә киләләр иде. Арадан берсе ешрак килгәләде, күр­шеләр зарлангач, берничә тапкыр бәйгә куярга да маташтым, барып чыкмады. Бүрене күп­­ме ашатсаң да, урманга карый, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: