Челтерәп ага чишмә

Чишмәне төзекләндерү, Тутый кош елгасы аша күпер салу теләге белән күптән янып йөрде Мансур абый Хөснетдинов.
Суының челтерәп агулары колагына ишетелә башлагандыр инде, күрәсең, югыйсә, шундый зур эшкә бербашы тотынмас иде. Дөрес, соңрак башлангычны авылдашлары күтәреп алды, булыштылар, әмма көймә комга терәлә дигәндә беренче ярдәмне күрсәтүче хәзерге район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин булды. Ул чакта ул гади агрофирма җитәкчесе иде әле. Берсүзсез изге эшкә теләктәшлек белдерәсен әйтте һәм матди ярдәм күрсәтте. Чүти халкы гомер-гомергә Тутый кош елгасы янәшәсендәге су чыганагыннан файдаланган, ни сәбәптер, соңгы елларда кизләүгә юл онытылды, ул ташландык хәлгә килде. Җаны әрнеми ничек түзсен Мансур ага? Үзенә дип азмы-күпме җыелган акчасын шул чишмәне торгызуга тотарга ният кылды, бер истәлегем булыр, дип тә уйлады булса кирәк. Хаҗ кылырлык (анысы да насыйп булсын), яисә бөтен Татарстанга танылган меценат Галимҗан ага кебек ятимнәргә автобуслар алып бирерлек маясы юк-югын, ә чишмәгә җитәргә тиеш. Тәвәккәл таш яра, диләр, бу очракта да шулай булды. Тирә-юньне чистартудан башланган изге гамәл, чишмәдән су килгән урынга түгәрәк бетон кольцолар, елга аша басма, матур корылмага ярымай урнаштыру белән төгәлләнде. Чишмәне кулланышка тапшыру көне истә калырлык узды. Авыл халкы, тәм-томнар пешереп, чишмә буенда өстәл корды, яше-карты шунда килде, мәчет картлары ясин чыкты, чәй эчте, сыйланды. Көн әйләнәсендә дүрт самовар кайнап торды, авыл хатыннары, өстәлне оештыручылар, мәчеттә белем алучы балалар җыелды, Коръән сүрәләре укылды. Чишмә ачу үзе бер зур тантанага әверелде, читтә яшәүче авылдашлар да кайткан иде.
Бу хәбәрне редакциягә хәбәрчебез Фидания Камалова җиткергән иде инде, шушы көннәрдә Мансур абый үзе дә килеп, "район башлыгыбызга, авылдашларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерик әле" дигән гозер белән мөрәҗәгать иткәч, без аның теләген кире кага алмадык. Изге гамәл кылучыларны зурлый торган мөбарәк Рамазан аенда матур эшләр хакында язасы килеп кенә тора бит. Чишмә корылмасы өстендә ялтырап торучы ярым ай, иминлек, татулык билгесе булып, тирә-юньгә нурын сибеп торсын дигән теләктә калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 09:18Технологическое присоединение объектов в границах территории садоводческих некоммерческих товариществ При рассмотрении заявок на технологическое присоединение энергопринимающего устройства (ЭПУ), находящегося на территории Некоммерческого Товарищества, всегда возникало много вопросов и споров, как на этапе подачи заявки, так и в процессе выполнения мероприятий.2700
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.20900
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.18300
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.22300
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.24100
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.36600
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.17500
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.9800
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.19500
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.47300
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.43400
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.42200
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.35100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яуладыФедоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.11400
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.20900
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.18300
-
23 май 2022 - 09:18Технологическое присоединение объектов в границах территории садоводческих некоммерческих товариществ При рассмотрении заявок на технологическое присоединение энергопринимающего устройства (ЭПУ), находящегося на территории Некоммерческого Товарищества, всегда возникало много вопросов и споров, как на этапе подачи заявки, так и в процессе выполнения мероприятий.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика