Эдуард — иң яхшы һөҗүмче
Аксубай районында әле җомга-шимбә көннәрендә генә "Алтын алка" кубогына үткәрелгән республика ярышында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең алтынчы класс укучысы Эдуард Воробьев турнирның иң яхшы һөҗүмчесе исеменә лаек булды. Яшь хоккейчы диплом, махсус статуэткага лаек булды.