“Алтын кырлар” алдынгыларны кабул итте
Хезмәтчәннәре телендә әле дә "Алтын кырлар" агрофирмасы дип йөртелгән "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы уңганнары катнашында алдынгылар слеты узды. Бу юлы зур командалары белән Олы Кайбычка килделәр. Җитәкчеләре уңганнарын мул табыннар артында ял иттерү өчен район үзәгендәге иркен залны сайлаган.