БДИ куркытамы? Кайбыч укучылары һәм кукытучылары зур сынауга әзерләнә
Урамда март. Гөрләвекләр ага, кояш кыздыра, укучыларга ялкаулану килә торган чак җитте дип, мартны каршы ала иде безнең укытучылар. Ә хәзер хәлләр башкача, язга карата сәясәт бөтенләй үзгәрде: март җитә, димәк, бердәм дәүләт имтиханнарына тагы да көчлерәк итеп әзерләнә башларга кирәк, сынау көннәренә күп калмады!