"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Календарьда яз ае башланса да, кыш үз урынын бирергә ашыкмый. Көннәр чагыштырмача салкын тора. Район спорт сөючеләре табигать биргән бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша, чаңгы юлларыннан эзне суытмый.
Көннең буранлы булуына карамастан, 25 февральдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында район мәгариф бүлеге мәктәпләр командалары катнашында чаңгы буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярыш үткәрде.
0