"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Районда спортның кышкы төрләренә старт бирелде. Спорт сөюче укучылар бу чорны көтеп ала.
Календарьда яз ае башланса да, кыш үз урынын бирергә ашыкмый. Көннәр чагыштырмача салкын тора. Район спорт сөючеләре табигать биргән бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша, чаңгы юлларыннан эзне суытмый.
Узган җомгада Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында район мәктәпләренең җыелма командалары арасында чаңгы буенча эстафета ярышлары үткәрелде.
0