Чүти мәктәбе тег белән яңалыклар
-
Сыйныф җитәкчем
Укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем мин. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Ул тырышлык куеп үстергән игеннәр бар халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә тәрбия орлыклары сала, белем бирә. Әбала үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.
-
Мини-футбол уйныйлар
22 октябрьдә Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында 1997- 1998 елгы егетләр һәм кызлар арасында "Мини-футболны - мәктәпкә!" дигән гомумроссия проекты кысаларында мини-футбол буенча республика ярышының район күләмендә финал ярышы үтте.