"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Уку алдынгылары, төрле чараларда актив катнашкан, спорт ярышларында югары уңышларга ирешкән укучылар бүген район мәдәният йортына җыелды. Алар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелде.
Шимбә көнне балалар сәнгать мәктәбе бинасында узган Чыршы бәйрәменә туганнары тәрбиясендә яшәүче балалар һәм республиканың төрле балалар йортларыннан тәрбиягә алынган ятимнәр җыелды.
Быел республиканың балалар өчен төп Чыршы бәйрәме 27 декабрьдә Казан шәһәренең "Баскет-холл"ында узачак.
0