Федоровское авылында яшәүче Сергей Александрович Грузков бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Федоровское арылында туып үскән, хәзерге вакытта "Агрохимсервис" җәмгыятендә шофер булып эшләүче Сергей Александрович Грузков бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга аның урынбасары Рәмис Хәялиев, "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Артур Гыйбадуллин, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин килгән иде.