Өлкәннәргә шартлар тудырыла
Мартның соңгы ункөнлегендә Казанда "Өченче буынга белем. Конструктив мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе" дигән форум узды. Анда Кайбыч 135нче һөнәр училищесының информатика укытучысы, Өченче буын университетында компьютер нигезләре фәнен укытучы Агния Шоркина катнашты.