Җиңү көнендә районда ике бала дөньяга килде
Җиңү бәйрәме кичендә үзәк сырхауханәнең бала тудыру бүлегендә нарасыйлар авазы тынып тормады. 9 Майда Олы Кайбыч авылыннан Сабина һәм Динар Баһавиевларның кызлары Мәликә туса, Ульянководан Татьяна Галактионованың улы Никита дөньяга аваз сала. Истәлекле көндә туган әлеге ике сабыйны, бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә өйләренә озату оештырылды.