Кайбыч егетләре армиягә китә
Егетләр армиягә китә! Җырлап, гармуннар белән матурлап озаталар аларны. Әнә, бер егет иңенә күп итеп яулык, чиккән сөлгеләр аскан. Янында сөйгән кызы бөтерелә. Озакламый арада хатлар йөри башлар, саналып-саналып көннәр узар. Вәгъдәләр генә нык булсын! Авылларда, мөгаен, егетләрне озату кичәләре узгандыр. Кунакларны сыйлап йөргән әти-әни эчтән генә баласы өчен сыктагандыр....