Кайбыч районында «Daewoo Matiz» катнашындагы юл һәлакәтендә балаларның гомерен кресло һәм каешлар коткарган
Узган якшәмбедә "Уланово-Каратун" юлының Бортас авылы янындагы 27 нче чакрымында «Daewoo Matiz» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне боза. Нәтиҗәдә, машина юл читенә төшеп каплана.