Кайбыч районының чыгарылыш сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтәчәк
3 декабрьдә, бөтен Россиядәге кебек, Кайбыч районында да 11 сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтәчәк - сочинение яза. Бу яңалык укучыларны билгеле бер вакыт эчендә алган белемнәренә аттестация уздыру максатында кертелә. Аның нәтиҗәләре укучыны дәүләт аттестациясенә кертүгә нигез булачак, ди мәгариф бүлеге методисты Марина Русова.