Кайбыч ягындагы йолаларны беләсегез килсә, 7 мартта телевизор карарга онытмагыз
Кайбыч төбәгендәге авыллардагы кебек Май чабуны тагын кайларда шулай гөрләтеп үткәрәләр икән!? Бәйрәмне бөтен халык катнашында зурлап үткәрүебезне ишетеп, быел Иске Тәрбит һәм Олы Тәрбит авылларында узган Май чабуга Казаннан телевидение журналистлары да килгән иде.