Кайбычта авыл участковыйларына ике йорт төзелә
Авыл җирлекләрендә полициянең участок уполномоченныйларын торак белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә башладылар. Аларның торак шартларын яхшырту һәм эшләрен нәтиҗәлерәк итү максатында быел Татарстанда 80 гә якын административ-торак комплексы төзү планлаштырыла.