Кайбычта “Халык инвентарьлаштыруы” акциясе дәвам итә
Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ольга Макарова әйтеп узганча, акциянең максаты - авылларда яшәүчеләр ярдәме белән район үзәгендәге һәм авыллардагы хуҗасыз, буш яткан, тиешенчә файдаланылмаучы биналарны, җир участокларын, тиешле техник хәлдә булмаган корылмаларны, хуҗасы булып та, нәтиҗәле кулланылмаучы биналарны ачыклау.