Уйный-уйный остара
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең баян классында укый башлавына әле беренче генә ел булуга да карамастан, Булат Сибгатов кулына гармунын алса, яшьтәшләре генә түгел, хәтта үз гомерендә оста гармунчылар белән күп очрашырга туры килгән өлкәннәр дә соклануын яшерми. «Бигрәк моңлы бала инде, өздереп уйный бит, килештерә», - диләр, аңа карап.