Хуҗа Хәсән фермасында үз эшенең осталары эшли
Хуҗа Хәсән авылы гомер-гомергә үзенең уңган терлекчеләре белән дан тотты. Алар эшләгән фермалар ит-сөт җитештерү буенча башкалардан алдарак барды. Борындык авылындагы кебек, бу фермада да «Татарстанның атказанган терлекчесе» исемен горур йөртүчеләр шактый күп. Шундыйларның берсе - быел февральдә 60 яшен тутыручы Елизавета Бартязова әле һаман да эшләп йөри, ару-талуны белмәс...