“Иделкәем” театр сөючеләрне барлый
Балалар һәм яшүсмерләр үзешчән театраль һәм курчак театрлары арасында игълан ителгән "Иделкәем" смотр-конкурсының зона турлары узды. Ул республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры тарафыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, театр өлкәсендәге сәләтләрен үстерү максатында үткәрелә.