Кошманда Нәсимә Абзалованың китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Шигърият дигән илаһи дөньяга битараф булмаган кошманлылар мәдәният йортына җыелды. Авылдашыбыз Нәсимә апа Абзалованың «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе уңаеннан булды бу очрашу. Әлеге шигырь җыентыгын Нәсимә апаның балалары, әниләренең июнь аенда булып узган 85яшьлек юбилее уңаеннан, аңа бүләк итеп чыгарган. Китап авторы шактый еллар...